Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Һава торышы

Синоптиклар яңгыр, яшен һәм секундына 20 метрга кадәр җил фаразлый

27-нче июль көндез һава температурасы +23-25 градус тәшкил итәчәк.

Синоптиклар Татарстан һәм аның башкаласында яшәүчеләрне һава шартларының начараюы турында кисәтә: 27-нче июль көндез һәм кич яшен һәм кыска вакытлы секундына 15-20 метрга кадәр көчәюче җил көтелә.

Казанда алмашынучан болытлы һава урнашачак. Иртәгә көндез кыска вакытлы яңгыр, урыны белән яшен. Җил көнбатыштан, төньяк-көнбатыштан уртача, аерым районнарда секундына 15-20 метрга кадәр көчәячәк. Төнлә +9-11 градус, түбән урыннарда +7-9 градус, көндез максималь температура +23-25 градус тәшкил итәчәк.

Көндез шулай ук урыны белән кыска вакытлы яңгыр, яшен булачак. Көнбатыштан, төньяк-көнбатыштан уртача җил, көндезге сәгатьләрдә аерым районнарда секундына15-20 метрга кадәр көчәячәк. Төнлә һаваның минималь температурасы +7-12 градус, көндез максималь +21-26 градус тәшкил итәчәк, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.

Фото: Денис Гордийко

Чыганак: kzn.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X