Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Һава торышы

Татарстан синоптиклары 35 градуслы эсселек турында кисәтә

Якын көннәрдә республика территориясендә һава торышын антициклон билгеләячәк.

Татарстанда бу атнада элеккеге атнадагы кебек эссе һава торышы сакланачак, бераз салкынаю ялларга гына көтелә. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология үзәге хәбәр итә. 

Сишәмбе, 7 июльдә, һәм чәршәмбе, 8 июльдә, республика «Екатеринбург өстендәге үзәк белән көнчыгыш антициклонның көнбатыш перифериясендә» булачак. Явым-төшем көтелми. Төнлә һава температурасы 16-23 градус, көндез 29-34 градус булачак.

Синоптиклар мәгълүматына караганда, 9 июльдә төнлә  төбәктә һава торышын антициклон билгеләячәк: явым-төшем булу ихтималы аз, һава температурасы +18 градустан +23 градуска кадәр фаразлана.

Әмма көндез Татарстанга башта атмосфера фронты, ә аннары көньяк циклонның җылы секторы киләчәк. Урыны белән яшенле яңгырлар явачак, җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга кадәр җитәчәк. 30–35 градус эсселек көтелә.

Метеорологларның якынча мәгълүматлары буенча, җомга, 10 июльдә һәм шимбә, 11 июльдә, республикада һава торышы тотрыксыз – кыска вакытлы һәм яшенле яңгыр булачак. 10 июльдә көндез һава температурасы +27..+32 градуска кадәр булса, 11 июльдә, салкын фронт килгәнлектән, көндез температура +23,.. +28 градуска кадәр күтәрелә.

Фото: Владимир Васильев

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X