Татарстан синоптиклары буран һәм кар көртләре хакында кисәтә
ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе һава шартларының бозылуы хакында кисәтү таратты.
Бүген Казанда начар һава торышы саклана – синоптиклар буран, юлларда кар көртләре һәм бозлавык турында кисәтә. Күз күременең сизелерлек начарлануы көтелә. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.
Көньяк-көнчыгыштан талгын җил, тизлеге секундына 17 метрга кадәр артырга мөмкин.
Төнлә Казанда һава температурасы -9...-11 градуска кадәр, көндез -7...-9 градуска кадәр түбән булачак.
Фото: Tatar-inform.ru архивы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев