Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Һава торышы

Татарстан синоптиклары томан турында кисәтә

Төнге сәгатьләрдә термометрның терекөмеш баганасы -7 градуска кадәр төшәчәк.

10 ноябрьдә, республикада һәм Казанда урыны белән төнлә һәм иртән томан төшәчәк. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.

Татарстан территориясендә салкынча һава торышы сакланачак, явым-төшемнәр көтелми. 

Төнге сәгатьләрдә термометрның терекөмеш баганасы -7 градуска кадәр төшәчәк. Көндез һава температурасы -1.. +4 градус тәшкил итәчәк. Республиканың көньяк-көнбатышында – җылырак, төньяк-көнчыгышында салкынрак булачак.

  • «Татар-информ» агентлыгы моңа кадәр хәбәр иткәнчә, Татарстан метеорологларының фаразларына караганда, алдагы көннәрдә республикада һава торышын салкын антициклон билгеләячәк, «12 ноябрьдә генә көндез урыны белән юеш кар һәм яңгыр явуы көтелә».

Фото: архив/Рамиль Гали

Чыганак: tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев