Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Һава торышы

Татарстан синоптиклары янә буран һәм бозлавык хакында кисәтә

Республикада һәм Казанда көчле җил исәчәк, аның тизлеге урыны белән секундына 15-18 метрга кадәр җитәчәк.

Иртәгә, 26 февральдә, Татарстан территориясендә янә һава шартларының сизелерлек начараюы көтелә. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсеннән хәбәр иттеләр.

Төнлә һәм иртән республикада көчле буран чыгачак, шуның аркасында кар көртләре хасил булачак.

Төнге һәм көндезге сәгатьләрдә буран вакытында күз күреме 1 чакрымга кадәр начараер дип көтелә. Республикада һәм Казанда көчле җил исәчәк, аның тизлеге урыны белән секундына 15-18 метрга кадәр җитәчәк.

Юлларда көчле бозлавык барлыкка киләчәк.

Фото: архив/Владимир Васильев

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X