Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Һава торышы

Татарстанда 37 градуслы эсселек көтелә

Республикада урыны белән көчле яңгыр, боз һәм көчле җил булырга мөмкин.

Иртәгә, 15 июльдә, Татарстан Республикасы территориясендә кабат аномаль эсселек көтелә. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Шулай итеп, төнлә республикада 21-26 градус җылы булуы фаразлана. Көндез исә һава температурасы 29-34 градуска кадәр, республика көнчыгышында 32-37 градуска кадәр күтәреләчәк.

Элегрәк «Татар-информ» иртәгә Татарстанда көчле яңгыр, яшен һәм боз көтелә, дип хәбәр иткән иде. 

Фото: архив/Расих Фасхутдинов

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев