Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Һава торышы

Татарстанда 9 градуска кадәр җылытачак

Республиканың аерым районнарында кабат томан төшәчәк.

Иртәгә, апрельнең беренче көнендә, Татарстанда аязучан болытлы һава торышы көтелә. Көньяк-көнбатыштан талгын җил исәчәк. Һава температурасы +9 градуска кадәр күтәреләчәк. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

Кайбер урыннарда яңгыр рявачак.

Шул ук вакытта синоптиклар төнлә һәм көннең беренче яртысында республиканың аерым районнарында томан төшәчәге турында кисәтә.

Төнге сәгатьләрдә термометр баганалары нульдән түбән төшми. Иртән һәм көндез һава 4-9 градуска кадәр җылыначак. Шул ук вакытта Татарстанның көньяк-көнчыгышында җылырак булачак.
 

Фото: архив/Рамиль Гали

https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев