Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Һава торышы

Татарстанда көчле яңгыр һәм җил сәбәпле шторм кисәтүе игълан ителде

Чәршәмбе көнне республиканың көнчыгышында көчле эсселек көтелә, көндез +32дән +37 градуска кадәр булыр дип фаразлана.

Иртәгә, 4 августта, Татарстан территориясендә һава шартларының начарлануы көтелә. ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе шторм кисәтүе игълан итте.

3 августта 22 сәгатьтән 4 августның 22 сәгатенә кадәр төнлә һәм көндез, республикада урыны белән яшенле яңгыр көтелә, шулай ук җилнең тизлеге секундына 17-22 метрга кадәр, көчәйгәндә 25 метрга кадәр җитәргә мөмкин. Казанда 4 августта һава торышының әлеге күренешләре 3-10 сәгатьләрдә булырга мөмкин, дип искәртә синоптиклар.

Чәршәмбе көнне Татарстанның көнчыгышында көчле эсселек көтелә, көндез +32дән +37 градуска кадәр булыр дип фаразлана. Республиканың көнбатыш өлешендә бераз түбәнрәк - 25-28 градус, көньякта 29-32 градуска кадәр булачак.

Метеорологлар мәгълүматларына караганда, һава шартларының начараюы «төньяк-көнбатыш циклонның актив атмосфера фронты» узуына бәйле булачак.

Фото: Денис Гордийко

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X