Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Һава торышы

Татарстанда төнлә һава температурасы -24 градуска кадәр суыта

Республиканың аерым районнарында томан төшәчәк.

Иртәгә, 19 декабрьдә, Татарстан территориясендә аязучан болытлы һава торышы саклана. Төнлә һәм иртәнге сәгатьләрдә аерым районнарда томан төшәчәк, урыны белән кар явачак.

Төнлә һәм иртән термометр баганалары 19 градуска кадәр салкын булачак, урыны белән -24 градус булуы көтелә. Көндез республикада һава температурасы -11, -16 градус булачак.

Юлларда кабат бозлавык, дип кисәтә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.

Элегрәк "Татар-информ" хәбәр иткәнчә, бу атнада төбәктәге һава торышын Россиянең Европа өлешендәге антициклон билгеләячәк. Киләсе атнада Татарстанга 30 градуслы салкыннар килүе ихтимал.  

Фото: архив

https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев