Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Һава торышы

Татарстанда томан вакытында юлда йөрү кагыйдәләрен искә төшерәләр

Бүген кич һәм төнлә республикада күз күреме начарлануы көтелә.

Россия Гражданнар оборонасы эшләре, гадәттән тыш хәлләр һәм бәла-каза нәтиҗәләрен бетерү министрлыгы томан вакытында юлда йөрү кагыйдәләрен искәртә. Бу хактагы мәгълүмат Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсенең рәсми сайтында чыкты.

ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматлары буенча, бүген 21 сәгатьтән соң һәм иртәнге 9 га кадәр республикада урыны белән томан көтелә.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы йөртүчеләргә имин тизлек белән хәрәкәт итәргә, тормозга кискен басмаска, артта хәрәкәт итүче машина йөртүчеләргә сигнал бирү өчен берничә тапкыр педальгә басарга киңәш итә.

Машинаның техник торышына, аеруча тормоз системасына һәм шиннарның торышына игътибар итәргә кирәк. Техника төзек булырга тиеш, ә тукталышларда йөртүчеләргә яхшы күренә торган жилет кулланырга кирәк. Мөмкин булганча ерак сәфәрләрдән баш тартырга киңәш ителә.

Җәяүлеләргә тиешле урынннан гына юл аша чыгарга, мөмкин булганча җир өсте яки җир асты кичүләреннән файдаланырга һәм хәрәкәт итүче транспорт каршыннан йөгереп чыкмаска киңәш итәләр.

Бәла-каза очраганда татарстанлылар 112 яки 101 номерына шалтыратып ашыгыч хезмәтләрне чакыра ала. Шалтыратулар тәүлек буе шәһәр һәм кәрәзле телефоннардан бушлай кабул ителә.

Фото: ГУ МЧС России по РТ

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев