Саба таңнары
  • Тат Рус Лат
  • Татарстанга болытлы һәм карлы һава торышы килә

    Юлларда урыны белән көчле бозлавык булырга мөмкин.

    Иртәгә, 7 декабрьдә, Татарстанда аязучан болытлы һава торышы көтелә. Юеш кар явачак. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

    Моннан тыш, республикада бозлавык була, дип хәбәр ителә Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе тараткан кисәтүдә.

    Һава температурасы төнлә 6 градустан 11 градуска кадәр салкын, аязганда 16 градуска кадәр салкын булачак. Көндез бераз җылыта һәм -3, - 8 градус көтелә.

    Республика синоптиклары элек 5 - 7 декабрьдә республика территориясендә Себердән антициклон керәчәген хәбәр иткән иде. Метеорологлар фаразлары буенча, температура нормага якын булачак.

    Фото: архив/Рамиль Гали

    https://tatar-inform.tatar

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: