Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Һава торышы

Төнлә минус 15 градуска кадәр суытачак

Юлларда бозлавык сакланачак.

28-нче декабрьдә Казанда аязучан болытлы һава торышы көтелә. Төньяк-көнчыгыштан талгын җил исәчәк. Һава температурасы бүген төнлә 10-12 градус суык, аязган вакытта – минус 15 градуска кадәр, көндез минус 8-10 градус булачак. Юлларда бозлавык сакланачак.

Республика буенча шулай ук аязучан болытлы һава торышы көтелә, көнчыгыш районнарда урыны белән бераз кар явачак. Төньяктан, төньяк-көнчыгыштан талгын җил булачак. Төнлә һәм иртән һава температурасы минус 7-дән минус 12 градуска кадәр, аязганда минус 17 градуска кадәр җитәчәк. Көндез Татарстанда минус 5-тән 10 градуска кадәр суык булуы көтелә. Юлларда бозлавык саклана, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе. 

Фото: kzn.ru

Чыганак: kzn.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев