Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Һава торышы

Якындагы көннәрдә Татарстанда — 38 градуска кадәр салкынайтачак

Синоптиклар фаразлавынча, республика территориясендә аномаль салкыннар 26 февральгә кадәр дәвам итәчәк.

Соңгы көннәрдә Татарстан территориясендә аномаль салкын һава торышы урнашты. Киләсе атнадан һава температурасы тагын да төшәчәк.

21 һәм 22 февральдә салкын булачак. Төнлә һәм иртән 24-31 градус салкын фаразлана, урыны белән -37 градуска кадәр салкынайтырга мөмкин. Көндез һава температурасы -17…-24 градус булачак.

23 февральдә төнлә -30…-35 градус, ә кайбер урыннарда термометр баганасы -38 градуска кадәр төшәргә мөмкин. Көндез һава температурасы -22…-27 градус булачак.

Моннан тыш, якынча фаразлар буенча, сишәмбе төньяк-көнчыгыштан секундына 8-13 метр тизлектә җил исәргә мөмкин. Бу температураның төшүен сиздертәчәк һәм өшү куркынычына китерәчәк.

Синоптиклар фаразлавынча, республика территориясендә аномаль салкыннар 26 февральгә кадәр сакланачак. 

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X