Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Һава торышы

Ял көннәрендә бераз кар һәм бозлавык көтелә

Якшәмбе көнне республиканың аерым районнарында аязган вакытларда минус 18 градуска кадәр суытачак.

21-нче декабрьдә Казанда аязучан болытлы һава торышы көтелә, төнлә бераз кар явачак. Төньяк-көнбатыштан талгын җил көтелә. Төнге сәгатьләрдә һава температурасы 6-8 градус салкын, көндез 4-6 градус салкын булачак. Юлларда бозлавык көтелә.

Республикада төнлә бераз кар явачак, урыны белән буран булачак. Җил төньяк-көнбатыштан, төнлә урыны белән көчәеп, җилнең тизлеге секундына 15-17 метрга кадәр җитәргә мөмкин. Һава температурасы 4-9 градус салкын булачак.

Якшәмбе көнне, 22 декабрьдә, Татарстанда төнге сәгатьләрдә һава температурасы 8-13 градус салкын булачак, аязганда минус 18 градуска кадәр төшәчәк. Көндез һава температурасы минус 4-тән минус 9 градуска кадәр тирбәләчәк, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.

Фото: kzn.ru

Чыганак: kzn.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев