Чишмәләр челтерәп аксын!
"Авылым бизәкләре" сәхифәсе

Чишмәләр челтерәп аксын!

Сүзебез Тимершык авылының «Әрәкә чишмәсе» һәм «Хаҗи чишмәсе» турында булыр

Тау башында, тау астында, “Әрәкә чишмәсе” үзенең саф, чиста суы белән авылыбызның Тау башы урамы халкын сыйлап тора.

Бу чишмәнең инде берничә гасырлык тарихы бар.
Элекке елларда шушы чишмәбез яны гөрләп торган. Әрәкә буе яшьләрнең генә түгел, балаларның да җыелып уйнау урыны булган. Чишмәләребез янында төрле уеннар уйнаганнар, күп кенә яшьләребез чишмә янында вәгъдәләр бирешкәннәр. Яшь киленнәр керләр чайкаганнар, берсеннән берсе уздырырга тырышып самавыр, чиләкләр агартканнар, аларга матур бизәкләр төшергәннәр.

“Әрәкә чишмәсе”нең суы вакытында бик көчле аккан. Авылда мул сулы чишмә буларак, аңа тиңнәр булмаган. Бу чишмә авыл җирлеге тарафыннан төзекләндерелгән: яңа калай өй, улак, тагарак куелган. Чишмәнең тышкы ягына плитә юл салынган. Хәзерге вакытта да чишмәбезне төзекләндерү эшләре дәвам ителә.

Авылыбызда калкулыклы өлешләр күп булганлыктан, чишмәләр бәреп чыгар өчен шартлар күбрәк.

Күп еллар инде Әрәкә чишмәсеннән ерак түгел бер җирдә су ташып утыра иде. Һәм менә шушы бәләкәй генә кушылдыкка җан өрелде.

Беркөнне күрше Фәрит абый чишмә ясау идеясен әтигә тәкъдим итә. Әйдә, чишмә бәреп чыккан җирне бераз казып, тагын да җан өрдерик әле, ди. Бу фикер әтигә дә бик ошый. Икенче көнне алар төшеп, чишмәнең юлын ачып җибәрәләр. Эш, әлбәттә, моның белән генә бетми. Чишмә булгач, аның тышкы кыяфәте дә матур булырга, исем дә уйлап табарга кирәк була. Күрше Фәрит абый белән сызымнарын сызгач, рәсемнәрен ясагач, чишмәне самавыр формасында итәргә булалар. Атна-ун көн эчендә алтынсу төскә буялган чишмә-самавыр әзер дә була. Алгы ягына матур итеп бизәкләр ябыштырыла.

Чишмәгә исем кушу тарихы да кызыклы. Самавырның алдына гарәп хәрефләре белән эретеп-ябыштырылып “Хаҗи” дип язылган. Илдус абыйның әтисе дә, Фәрит абыйның әтисе дә Хаҗи исемле булган. Алар, ике дә уйламыйча, чишмәгә “Хаҗи” исемен бирергә булалар, шул рәвешчә әтиләренең якты истәлегенә чишмә булдыралар. Шулай итеп, Хаҗи чишмәсе барлыкка килә.

Ләкин әле эш моның белән генә бетми. Чишмә буе, су буйларына җан кереп киткәч, авылдашларыбызда тагын да кызыклырак фикерләр туа. Авылдашыбыз Дәүлиев Айнур абый идеясе белән чишмә буенда су аша чыга торган басмалар ясарга булалар. Төрле спонсорлар ярдәме белән, кирәкле тимерләрне табып, эретеп-ябыштырып, бөгеп су аша чыга торган кечкенә генә басмалар барлыкка килә. Аларны матур итеп буйыйлар, чистарталар. Әтием ясаган эскәмия чишмә буен тагын да матурлый.

Авылдашларыбызның саваплы эшен авылым халкы да бәяли, эшне башкаручыларга бик зур рәхмәтләрен белдерәләр. Әлеге чишмәнең ачылышы да тантаналы рәвештә уза.

Саба районында «Саф сулы ямьле Саба» экологик проекты кысаларында «Саба чишмәләре – халкым йолалары» дигән чара районыбыз авылларында уздырылып килә. Әлбәттә, чишмәләргә бай Тимершык авылы да әлеге проектта бик теләп катнашты. 2021 нче елны Тимершык авыл китапханәсе, мәдәният йорты хезмәткәрләре һәм "Ак калфак" клуб берләшмәсе белән берлектә, "Мишә" елгасына коючы "Әрәкә" чишмәсе янында "Саф сулы ямьле Саба" экологик проекты кысаларында бәйрәм үткәрелде, “Хаҗи чишмәсе” тантаналы рәвештә ачылды.

Бәйрәмгә туган авылыннан еракта яшәүче авылдашларыбыз кайткан, районнан кунаклар килгән иде. Бәйрәм җыр-бию, шигырьләр белән үрелеп барды, “Хаҗи” чишмәсенең тарихы белән таныштырылды, мәдәният йорты каршында эшләп килүче “Мизгел” ансамбле чишмә буенда самавыр агарту йоласын күрсәтте, яшьлекләрен искә төшереп “Табагач”, “Назалы” кебек уеннар уйнадылар. Бәйрәм беткәннән соң, татар халык ризыклары белән кунакларны сыйладылар, тәмләп чәй эчерттеләр. Әлеге бәйрәм бик күпләрнең күңелләрендә матур бер хатирә булып уелып калды.

“Хаҗи чишмәсе” әле һаман да безне тәмле суы белән сыйлап тора, ә авылдашларыбыз тырышлыгы белән төзекләндерелгән чишмә буе авылыбызга ямь өсти!

Рәхмәт, Илсинә, эчтәлекле язма, матур истәлекләр, фотографияләр өчен, -дип яза Тимершык көндәлеге

Чыганак: Вконтакте челтәренең  «Тимершык көндәлеге»

Фото: Вконтакте челтәренең  «Тимершык көндәлеге»


Нет комментариев