Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Бөек Җиңүгә - 76 ел

Әнисенә дә һәйкәл куярлык

1941 елның 22 июне һәм 1945 елның 9 мае. Шушы ике дата арасында Ватаныбыз тарихының аерым бер сәхифәсе ята. Ул – совет халкының Бөек Ватан сугышында фашизмга каршы 1418 көн барган аяусыз көрәше сәхифәсе. Бәйрәм алдыннан дәһшәтле елларның шаһиты булган Югары Курса авылы кызы Рауза Мөхәммәтгариф кызына әтисе дә һәм ире дә сугышта катнашкан тыл ветераны буларак, Президент бүләген тапшырдылар.

Илебезгә фашист гаскәрләре аяк басканда Рауза апага 14 яшь була. Әтисен сугыш башлануга фронтка алалар. Әнисе Гайшә 7 бала белән берүзе кала. Соңыннан яудан исән-сау кайткан әтисе: “Сезне бик авыр заманда исән-сау саклап кала алган өчен анагызга һәйкәл куяр идем”,– дигән. Мөхәммәтгариф укымышлы, дөньяви фәннәр белән таныш кеше була. Сугыштан кайткач колхозда бригадир булып хезмәт итә. 1969 елда вафат була.

Рауза апа 1942 елда Арча педучилищесына укырга кергән. Кави Байкиев, Мөхәммәт Мәһдиев белән бергә белем алган. Сугыш елларында авылларда балалар күп була. Мәктәпләрдә укытучылар җитми. Рауза апаны да укыган вакытта ук Түбән Симет мәктәбенә эшкә билгелиләр. Башлангыч сыйныфта 38 баланы укырга-язарга өйрәтә ул. Мәктәптән тыш җәмәгать эшләрендә дә актив катнаша. Дәресләр беткәч, балалар белән басуга эшкә чыгалар, укытучылар белән төннәрен кибәннәр җыярга, көлтә сугарга йөриләр. Балалар саны 3кә генә калгач, мәктәп ябыла. “Бик яратып эшләдем, туйганчы укыта гына алмадым”,– дип искә ала ул мөгаллимәлек елларын. Мәктәп ябылгач, Рауза апа Шәрәфиева Түбән Симет авылында клуб мөдире булып эшли. Ул вакытларда клубка кеше күп йөргән, төрле концерт- кичәләр оештырганнар, бәйрәмнәр күңелле узган.

Алда әйтелгәнчә, ире Габдерахман да Бөек Ватан сугышы ветераны. Унҗиде яшендә армиягә китеп, Берлинга кадәр барып җиткән. Батырлыгы өчен Дан ордены, “Батырлык өчен” медале белән бүләкләнгән. “Медальләре алардан тыш та күп иде әтинең. Сугыштан кайткач, әни белән танышып, 6 ел йөреп, 1949 елда гаилә корганнар. Әти “Үзәк” колхозында инженер-механик, бригадир булып эшләде. Авырып китсә дә, килеп алып китәләр иде. Хуҗалык җитәкчесе Билал абый, бу Габдерахман ник икәү булмады икән, дип әйтә торган булган. 1977 елда 53 яшендә мәңгелеккә китте”,– дип искә ала әтисен кызы Мәрзыя ханым. Хәзерге көндә ул 4 бала үстергән әнисен тәрбияли. “Озын гомерлелек серен балаларымнаң күрәм. Борчу китермәделәр, “Әни” дип кенә торалар”,– ди бәхетле ана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев