Бер партадан — тормыш юлына: Эзмәлеләр утыз елдан соң кабат мәктәп бусагасында очрашты
Безгә язалар

Бер партадан — тормыш юлына: Эзмәлеләр утыз елдан соң кабат мәктәп бусагасында очрашты

Эзмә урта мәктәбен тәмамлауга 30 ел тулу уңаеннан сыйныфташлар очрашты: туган мәктәп бусагасын һәм вафат булган иптәшләренең каберләрен зиярәт кылгач, дуслар «Тулпар» ресторанында хәләл табын артында балачак хатирәләрен яңартты.

Утыз ел вакыт узса да, йөрәкләрдә — яшьлек: Эзмә мәктәбен тәмамлауга 30 ел тулуга багышланган сыйныфташлар очрашуы хатирәләрне кабат яңартты

Быел 1996 елда Эзмә урта мәктәбен тәмамлаган сыйныфташлар очрашуга  җыелдык. Безнең сыйныфта барлыгы 29 укучы белем алды: 19 егет һәм 10 кыз. Бүген, кызганычка каршы, өч сыйныфташыбыз – ике егет һәм бер кыз арабызда юк инде. Аларны без һәрвакыт якты хатирәләр белән искә алабыз.

Очрашуны туган мәктәбебездән башладык. Мәктәп бусагасын атлап керү белән, барыбыз да кабат балачакка кайткандай булдык. Коридорлардан йөрдек, ашханәбезне карадык, кайчандыр безне сыендырган парталарыбыз артына утырдык, сыйныф бүлмәсендә хатирәләрне яңарттык. Күп сөйләштек, көлдек, мәктәп елларын искә төшердек.

Бу көндә безнең белән кадерле класс җитәкчебез — Усманова Әминә Габдрахман кызы да бергә булды. Без аның белән янәшә утырып, мәктәп елларындагы матур мизгелләрне күңелдә яңарттык. Әминә апаның безнең белән бергә булуы очрашуга аерым җылылык өстәде.

Мәктәптән соң мәрхүм сыйныфташларыбызның каберләрен зиярәт кылдык. Аларны искә алып, дога кылдык. Бергә укыган, бергә үскән кешеләребезне искә алу бу көннең иң тәэсирле мизгелләренең берсе булды.

Аннан соң барыбыз бергә райондагы «Тулпар» ресторанына җыелдык. Бу юлы очрашуыбызны үзебезчә — тыныч, җылы һәм бик гади итеп үткәрергә булдык. Өстәлебез хәләл булды, артык шау-шу, махсус программа кирәк дип тапмадык. Безгә бергә утыру, сөйләшү, көлешү, үткәннәрне искә төшерү генә дә җитте.

 Кайчандыр бер сыйныфта утырган 29 бала бүген инде тормышның төрле юлларын үткән кешеләр. Кемдер гаилә корган, балалар үстергән, кемдер инде оныклар сөя. Утыз ел — кеше гомерендә аз вакыт түгел. Әмма бергә җыелгач, арабыздагы еллар юкка чыккандай булды. Без кабат шул ук сыйныфташлар, шул ук яшьлек елларына кайткан балалар кебек идек.

 Бу очрашу безнең өчен бик кадерле булды. Ул безгә мәктәп елларының, укытучыларның, сыйныфташларның һәм бергә үткәргән балачакның никадәр зур кыйммәткә ия икәнен тагын бер кат искә төшерде.

30 елдан соң кабат очраштык
30 елдан соң кабат очраштык

Очрашуның иң кадерле мизгелләре: вафат булганнар рухына дога кылып, исәннәргә сәламәтлек теләдек

Классташыбыз Рөстәм Мәүлетов хәзерге вакытта махсус хәрби операция зонасында хезмәт итә. Мобилизация башланганның беренче көннәреннән аңа повестка килә, һәм ул озак уйлап тормый Ватанны сакларга китә. Рөстәм кебек хезмәт итүчеләр илебез тынычлыгы өчен, без рәхәт тормышта яшәсен өчен бик авыр шартларда, уз тормышларын куркыныч астына куеп хезмәт итәләр. Ул бик күп төрле орден һәм медальләр белән бүләкләнде. Без классташыбыз белән горурланабыз.Тизрәк илләребез тынычланып исән-имин әйләнеп кайтуыларын телибез.

Очрашуны оештыруда катнашкан һәркемгә, безнең белән бергә булган Әминә апага зур рәхмәт әйтәсе килә. Шулай ук арабызда булмаган сыйныфташларыбызны да онытмыйк.

Аллаһы Тәгалә барыбызга да ныклы сәламәтлек, озын гомер, гаилә бәхете насыйп итсен. Ә безгә тагын шулай бергә җыелып, яшьлек хатирәләрен яңартырга насыйп булсын. 

                                                                                                                                                                                                            Әлфинә Хөсәенова (Саматова)

30 елдан соң кабат очраштык
30 елдан соң кабат очраштык

 


Нет комментариев