Районыбыз башлыгының якташыбыз Шәүкәт Биктимеров истәлегенә "Театр фестивале" уздыру турындагы карары күпләрнең күңелен кузгатты, сәхнәгә чыгарды.
Кыш айларында район театрлы тормыш белән яшәде. Мәдәният хезмәткәрләре олысын-кечесен "артист" итте. Мәсәлән, безнең Йосыф-Алан, Калатау авыллары үзешчәннәре көче белән Йосыф-Алан клубында Данил Салиховның "Коткарыгыз, каравыл!" комедиясе куелды. Бәйрәм көн булгангамы, әллә халык театрга сусагангамы - залда бер буш урын да юк иде. Клуб мөдире Гөлнара Маликова 9 үзешчән катнашындагы спектакльне сәхнәләштереп, тамашачы хөкеменә чыгару өчен күп тырышлык куйган. Төп рольне (колхоз рәисе) Илһам Нуретдинов башкарды. "Тормышта персидәтель була алмасам да, театрда уйнарга туры килде менә",- диде ул икенче көнне елмаеп. Клубта концерт-спектакльләр була калса, Илһамнан башка узмый. Илле өч яшьтә булса да, һич иренми ул. Яңа елда Кыш бабай булып киенә, концертларда сәнгатьле итеп шигырь сөйли, театр куйсалар , төп рольне аңа бирәләр. Шулай ук Фидаил Кәшиповның да бер генә спектакльдә катнашмый калганы юк. Бу юлы ул Кави ролен зур осталык белән башкарды.
Ә клуб мөдире Гөлнара Маликова үзе авыл хатыны Минҗиһан образына керде . Ул сәхнәдә, кирәк икән, ак әбигә дә, яшь кызга да "әйләнә". Хәер башка рольләрне башкаручылар да артистлардан ким уйнамадылар. Исемнәре белән күрсәтмәгәнгә үпкәләмәсләр дип уйлыйм.
Бер өйрәнгән спектакльне күрше-тирә авылларга да барып күрсәтү - элек-электән килә. Бу традиция хәзер дә яши. "Коткарыгыз, каравыл!" комедиясен үзешчәннәребез Туктар һәм Тенеки тамашачыларына да тәкъдим иттеләр. Шәт, аларга да ошагандыр артистларыбыз чыгышы.
Данил Галләмов.


Нет комментариев