Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Автобусыбыз карга батып калды

Безгә язалар

“Сельхозтехника” да эшләгән  вакыт. Февраль  урталарында  кара  буранда  Казанга  запас  частьларга  чыгып  киттек. Автобус рулендә – Илһам  Зиннәтуллин. Эшебез  уңып,  кайту  юлына  чыктык. Буран  көчәя, Казан-Теләче  юлына  кертмиләр. Аллага тапшырып,  Арча-Балтач трассасына борылдык. ГАИ хезмәткәрләре машиналарны җайлап, башта бер,  аннары икенче якка җибәрә. Юлны олы егәрлекле тракторлар  ачып  тора. Шуңа да карамастан,  автобусыбыз  карга батып калды.  Күрәм: кырыйдан куәтле “Урал”  автомобильләре үтә башлады.  Шулардан  ярдәм  сорадым. Берсе безнең машинаны буксирга  алырга риза булды. Шуңа тагылып, рәхмәт төшкере, Шәмәрдәнгә  кайтып җиттек. Төнге  сәгать бер  иде. Сабага юл юк. Машинаны куярга урын эзлибез. Кая барып бәрелергә белми торганда, таныш  кеше – Мәртен авылында туып үскән Дамир  Хәмит  улы Исмәгыйлов пәйда булды. Хатыны  белән  туган  көн  мәҗлесеннән кайтып  килеше икән. Дамирның булдыклы, җайлы  кеше икәнен электән белә  идем. Ул безнең  автобуска  урынны  тиз тапты.  Безне өенә  алып  кайтты,  кунак итте. Иртәгесен хәерле юл теләп озатып  калды. Үзебезнең  Шәмәрдәндә икәнлегебезне хәбәр итәргә почтага  керсәм –  ут юк, телефон эшләми. Ярый, милиция пунктында элемтә өзелмәгән иде. “Сезне эзләргә бригада  чыгып  китте. Кайтуыгызны  көтеп  калабыз”,– диде “Сельхозтехника” берләшмәсе директоры  Шамил Надил  улы телефон аша. Юлны  ачып барган техника  артыннан Сабага  кузгалып киттек.  Безнең 21  урынлы  кечкенә генә автобуска 55-60лап кеше кереп тулды. Шөкер, маҗараларга юлыкмыйча гына,  көндезге  сәгать  1гә  эш  урыныбызга  кайтып  җиттек. 

Быелгы гыйнвар бураннары әнә шул вакытны хәтерләтте. Ул елларда кышлар галәмәт карлы була  иде. Шоферларның юлда күргәннәре – үзе бер китаплык. Хәзер исә, буран күпме генә  дуласа да, төп трассаларны көн-төн ачып тордылар. Юлда  калганнарга кайнар ашка кадәр  китерәләр. Заманалар үзгәрә, табигать холкы гына элеккечә кала. Кар күп яуган  кышлар булмас дип  уйлыйсы  түгел икән.

Ә Дамир Исмәгыйловка әйләнеп кайтсак,  игелекле  кешенең эшләре дә гөрләп бара. Хәзерге  вакытта ул Сабада һәм  авылларда  кибетләр тота.  Халык  аларга яратып  йөри. Булган, тәвәккәл кешенең эше. Уңышлар  аңа.

Мәгъдәнур Гатауллин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев