Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Барысына да йомырка кирәк

Шушы яшемә җитеп, күкәйнең тормыштагы роле турында бик сай фикердә булганмын.

Кибеттән пилмән  алып  кайттым. Әле таныш ханымнар  кайсын алырга  кирәклеген  аңлатып,  киңәш тә биреп торды. Язмаган булса, барыбер уңмыйсың икән.  Пешергәндә пилмәннәрнең яртысы күлмәген  салды һәм зур шырпы башы  кадәрле итләре шулпада   йөзә башлады. Әбидән: ”Нинди хәл бу?” –  дип сораган  идем, “Камырына күкәй  кермәгән, шуңа шулай”,– дип җавап бирде. 

Кайвакыт  кибеттән  алган токмачлар  да никтер таралып  китми, шулпада оешып  йөриләр. Моның да сәбәбе  әлеге дә баягы  күкәйнең  аз кушылуы икән. Әби (хатынга шулай дим) белеп сөйли. Мин камыр баскан  кеше түгел, аш-су хикмәтләрен белмим бит.  Мондый эшләрдә   йомырканың зур әһәмияткә ия  икәнлеген  уйламаган  идем. Шок  булмаса да, хәйран гаҗәпкә  калдым. Кыскасы,  камырга  да, пилмәнгә дә күкәй  кирәк  икән. Әйтәм  аны, йомырка бәяләре   күтәрелде. Шушы  яшемә  җитеп, күкәйнең тормыштагы роле турында бик  сай  фикердә булганмын.

Мәгъдәнур Гатауллин.

   Редакциядән. Хәбәрчебез үзенә генә хас юмор белән тормыштагы проблемаларга  фикерен белдергән. Йомырка моңарчы кесәсе ташып тормаган өлкәннәр өчен арзанлырак ризыкларның берсе  иде.  Әйтүләренә караганда,  ит-фарш бәяләре  арткач, халык  аны   күбрәк  куллана башлаган. Йомырканы кабыгын әрчеп тә, әрчемичә дә пешереп, тәбә итеп тә  ашап  була. Интернетта 3280 төрле (бисквит, безе, пирожки, коймак, белен, кекс һәм башкалар) рецепты бар. Өч  литр  сөткә 10 чи күкәй туглап  эчеп,  көне буе тук йөргән абзыйлар турындагы  мәзәк тә тормыштан  алынган. Ул туклыклы, җиңел эшкәртелә, башка продуктлар белән яраклаша.  Биш  тавык 4 кешелек  гаиләне  йомырка белән тәэмин итә. Торган  урыннары җылы,  якты булса,  кыш  көне  дә күкәй салалар.

Фото https://ru.freepik.com/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев