Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

«Бөтен сабагын кимереп бетергән...»

Минем хәләлем аңа “Мәхәббәт гөле” диеп татарча исем тапты.

   Җәмәгать, мәхәббәт гөле күргәнегез бармы?! Әгәр дә булмаса, безгә килеп күрә аласыз. Гаҗәеп үзенчәлекле, матур, өч-дүрт, биш таҗдан торган гөл гөрләп чәчәк атып утыра. Әллә каян үзенә чакырып тора. Гөлнең исеме – Гортензия. Ә минем хәләлем ул гөлгә “Мәхәббәт гөле” диеп татарча исем тапты. 

   Саба районының хөрмәтле журналисты, гаҗәеп талантлы язучысы – 14 китап авторы Гөлсинә Галимуллина туган көнемә, юбилеема дип, шушы гөлне бүләк итте. Гөл чүлмәген күтәреп, 2-3 чакрым араны җәяүләп килгән ул. Хөрмәте өчен олуг рәхмәтле мин аңа!

   Гөлне яшелчә бакчасының иң күренә торган урынына утырттым. Сөбеханаллаһ, матур гына үсеп китте. Кар басып, гөлне харап итмәсен диеп, көз көне дүрт ягыннан саклагычлар ясап куйдым. Бик матур килеп чыкты. Яз җитеп, гөлне ачсам, шаккаттым. Сукыр тычкан бик ошаткан гөлемне, бөтен сабагын кимереп бетергән. Раббым рәхмәте белән үсеп китте тагын. Ә киләсе кышка инде яраткан баланы кадерләгән кебек, җиренә җиткереп, төбенә ылыс түшәп, бәйләп куйдык. Менә быел өченче җәе. Чәчәкләре гаҗәеп. Хәләлем дә, мәхәббәт гөленә су сиптеңме, дип, борчылып, сорап кына тора. Дусларым, килегез, күрегез, мәхәббәт гөленең иң матур, иң күркәм вакыты. Шундый матур, чәчәкле гөлләр дә була икән, диеп, үзегез дә хозурланырсыз.

   Гөлсинәнең теләге, улы Алимның белеме-тырышлыгы, Аллаһы Тәгалә рөхсәте белән гаҗәеп игелекле, саваплы эш башкаралар. Халык күрә, белә. Әлеге хәерле гамәлләренә уңышлар теләп калам. Якты, вакытлы дөньяда аңлый торган дусларың булу, үзеңә булган хөрмәтне күрү, аларның уңышлы эшләрен күрү– олуг куаныч бит ул.

   Гөлсинә! Каләмең тутыкмасын, көн саен чарлап тор син аны. Синең акыллы киңәшләрең, сүзләрең безгә – кешеләргә кирәк. Раббым Аллаһ сине ныклы саулыктан, тигез тормыштан аермасын. Балаларыңның игелеген күреп, оныкларыңның сиңа булган мәхәббәтен тоеп, оныкчыкларыңны да тәрбия кылып яшәрлек гомер насыйп итсен!

Мәгъдәнур Гатауллин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев