Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Гомәр Бәширов урамында бирнә җыю

Фәнис өйгә кайтканда ди: "Күршеләребез нинди шәп икән, ә мин белмәгән дә идем". 2000 елда алар бу урамга күчтеләр. 2 ел элек без монда Мәскәүдән төпләнергә күчтек. Минем өчен күченгәч иң авыры күршеләр аралашмаганы булды. Иң якын, бакча күршеләребез, бүтәннәрнең исемнәрен дә белмәдем. Мин Татар Пешлә авылында үстем, анда кешеләр Татарстан кешесе шикелле тырыш түгел, әмма алар бик бердәм. Без хәтта тәмле ризык пешергәч үзебез генә ашый алмыйбыз. Әзерләдем пилмән - күршемә шалтыраттым. Камыр әйберен куйсаң - шалтыратасың.

undefined

Хәзер дөньяда хәлләр шундый, безгә дус булырга һәм аралашырга кирәк. Һәркем үз колбасында, Инстаграмдагы кешеләр тормышы белән яши. Ә балалар, алар бер-берсе белән сөйләшә дә белми бит. Мин Татарстан кешесе түгел, соңгы 5 елда татар телен өйрәнә башладым. Кияүгә Фәнис чакырган вакытта даже аңламадым. Әммә ләкин бардым, чөнки тырыш, чын мужик, тем-более бүтән кеше чакыручы да булмаган иде. Чакыргач бардым. Ярар чакырган кияүгә, татар телен белмичә калган булыр идем. Минем туган авылымда татар теле юк. Бетте, мама-папа бөтен җирдә. Ә мин Шариф Камал оныкчыгы бит. Минем бабай аның әтисе белән беренче мәчет салдылар авылда. Менә Аллам нинди бүләк ясады миңа. Монда, Татарстанда, татарларның төп йортында яшәргә туры килде.

Бүгенге бәйрәм бүләк җыю түгел дип уйлыйм, бу беренчедән бердәмлекнең шундый көчле энергетикасы. Бөтен кеше дә елмая һәм беркем дә көнләшү, гайбәт турында уйламый да. Ә бу бит хәзер күп.

undefined

Достоевский "Кеше теләсә нинди шартларга ияләшә торган зат", ди. Әби бабайлар нинди котычкыч хәлләрне кичергәннәр бит безнең. Безгә тыныч тормыш шартларында яшәү мөмкинлеге бирелде, ир-атларны фронтка җибәрмибез, ипи эзләп йөрмибез. Аллага мең шөкер. Тик бары кешеләр күплектән акылдан төшә, саташа бит.

Ә вакытында тукталырга һәм синең яныңдагы кешеләргә ачылырга гына кирәк бит. Света апа, Гөлназ апа, Илнарочка, Гөлүсә апа актив булганыгыз өчен рәхмәт сезгә. Алма апаларыбыз безгә шундый шәп өстәл әзерләделәр бүген! Рәхмәт! Рәмзия апа-сез космос! Бүләкләр өчен һәр хуҗага рәхмәт, шундый горурлык белән без аларны бүген авыл советына тапшырдык.

Алла биреп бездән үрнәк алып районның башка кешеләре дә шулай аралаша башлар, шулай ук активлык күрсәтеп, күршеләр белән дус булыр дип өметләнәм.

Безгә беркем дә бурычлы түгел, без үз тормышыбызны үзебез язабыз Алланың бирелгән рәхмәте белән. Күршеләр булуыма бик шатмын. Бергә булыйк. Бер үзеңә кыен, ә бердәм булгач күңелләр үсеп китә. Ә балалар нинди шат.

Күңел җырласа, эшләр җиңел бара. Бүген күңел җырлый!

Гөлнара Фатхрахманова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев