Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Каян килә начар килен?

“Кыз чагында бар да матур, каян килә начар хатын?” – диләрме әле? Ә мин: “Каян килә начар кияү яки килен?” – дим. Ике кызым, өч улым бар. Ике улымның тормышы барып чыкмады.

Кода-кодагыйларыбыз да әйбәт кешеләр иде. Киленнәр дә итагатьле, гаилә җанлы кебек күренделәр. Тик көннәрдән бер көнне кечкенә улым өйдән үк чыгып китте. Ә килен яшь бала белән бездә торып калды. Тора салып кычкырышканнары да булмады. Кайчан гына бозылышканнардыр, сизми дә калдык. Килен малайны алиментка бирде. Ә улыбыз башка бер хатынга йортка кергән. Менә хәзер ике гаиләне туйдырырга кирәк үзенә. Кызганабыз да үзен, ачуыбыз да килә.

Без карчыгым белән 50 елдан артык бергә яшибез. Ачуланышкан чаклар да булды. Биш бала үстергәндә җитмәүчелектән дә интектек. Ләкин бер дә “пырылдашып”, аерылабыз дип йөрмәдек. Мин хәлемнән килгәнчә гаиләмне тук, бөтен итәргә тырыштым. Ә карчыгым мин тапканны бәрәкәтле итеп тота белде, беркайчан да акча аз эшлисең дип битәрләми иде. Кызларыбызны да ирләрне хөрмәт итәргә, ир тапкан малның кадерен белергә өйрәтеп үстердек. Гомумән, бер ата-ана да баласын начарлыкка өйрәтми бит инде. Ә балалар үскәч никтер бозылалар шул. Безнең дә, кызлар-кияүләрнең кунакка килгән арада да әллә ничә тапкыр “чәкәләшеп” алуларына йөрәгебез әрни. Бар сөйләшкәннәре акча байлык, машина, кием-салым. Хәлебездән килгәнчә без дә ярдәм итәргә тырышабыз инде үзләренә. Ләкин аларның нәфесләрен безнең пенсиядән бүлеп бирелгән кечкенә генә ярдәм канәгатьләндерми шул.

Эч пошканнан гына язуым иде, исемемне күрсәтәсем килми.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев