Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Үкенерлек булмасын

Татарстанда катнаш никах булу, рус егетенең татар кызына өйләнүе, татар кызының руска кияүгә чыгуы гаҗәеп хәл түгел.

Алай гына да түгел, кайбер галимнәр, белгечләр тарафыннан, мондый никахлар, күпмедер дәрәҗәдә файдалы дип тә табыла. Янәсе, ике милләт каны кушылгач, киләчәк буын акыллырак туа. Ләкин катнаш никах татар милләтен бетерә бит, җәмәгать. Татар кызлары рус егетенә кияүгә чыгалар да, шәһәргә китеп моңкортлашып бетәләр. Мин үзем төрле милләтле Иштуган бистәсендә яшим. Күпчелек халык татар булса, уку рус телендә бара. Урамда кызлар ана телендә аралашмыйлар диярлек. Андыйларга татар егете ни дә, рус ни. Икесе дә белән аңлаша беләләр. Йөргән чакта барысы да әйбәт. Өйләнешкәч башлана инде төрле диндәгеләрнең аңлашылмаучанлыклары. Хатының рус булса, никах мәсьәләсендә ризалашырга кирәк. Ярый, монысын ерып чыктыгыз ди алдап-йолдап. Бала туса, исем кушу, малайны сөннәткә утырту шулай ук җиңел генә үтми. Ярый, сөннәтсез дә яшәп була, руска һәм татарга уртак исемнәр дә бар. Бәйрәмнәрне үткәрүдә уртак фикергә киллергә була торгандыр.

Менә шулай гомер узып та китә. Алда барыбыз да барасы җир - зират турында да уйландыра башлый. Менә монысы инде проблема. Минемчә, бик сирәк катнаш никахлылар гына бер зиратка жирләнә? Ярар, катнаш никахтан туган балалар да бар бит әле. Алар да гомерлеккә килмәгән. Менә шундыйларның берсе мәрхүм булгач, ничек җирләргә белмәделәр. Ни ручса, ни мөселманча дога укылмады, бер язусыз җирләп кайттылар. Шул мәрхүмнең кызы соңыннан миңа киңәш белән керде. Төш күргән бу. "Тамагым ач, ризык бирмиләр дип сөйләде. Нәрсә әйтергә теләве икән?"- ди бу аптырап. "Дога көтүедер",- дидем. "Бер рус динендәге әбигә хәер бирсәм дигән идем - алмый. Чукынып укыйсы бит, ә бабай чукынмаган",- ди мәрхүмнең кызы. Аны тынычландырырга ашыктым. "Ходай - бер, кабул итү - аның эше. Үзем булдыра алганча, Аллаһы Тәгаләдән сорармын, догалар укырмын, дидем.

Мин мондый гыйбрәтле хәлләрне күп беләм. Язган кадәре дә кемнәрнедер уйландырсын иде. Үкенерлек булмасын.

Хәлил Мортазин.

Иштуган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: nikah