Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

ХАЛЫК РӘХМӘТЕН ЯУЛАДЫ

Сүзем чыгышы белән Мичәнбаш авылы тумасы, бүгенге көндә авыл мәчетенә имамлык итүче Илсур Гарифулла улы Сафиуллин турында. Аның игелекле эшләре турында күп сөйләргә булыр иде, мин язмамда иң әһәмиятлеләре хакында гына җиткерәсем килә.

Бүгенге көндә Илсур лаеклы ялда,  Шәмәрдән бистәсендә яши. Ул  Шәмәрдәннең дә, Мичәнбашның да иң мөхтәрәм кешесе. Туган төбәгендә мәчет салдырып, авылдашлары арасында  зур ихтирам казанган шәхес. Тормыш иптәше Гөлсинә ханым да – дин юлында. Һәр көнне мәчетебез манарасыннан авылны яңгыратып азан яңгырый. Мәчеткә олысы-кечесе, карты-яше күп йөри. Теләге булучыларга мөгаллимнәр – ирле-хатынлы Сафиуллиннар дин сабагы өйрәтәләр. Балаларны урамда туктатып сорасаң, һәрберсе Коръән аятьләрен яттан сөйләп бирәләр. Сокланмаслык мени моңа!

 Илсурның икенче олы хезмәте-Мичәнбаш зиратын зурайтып, тимер рәшәткә белән әйләндереп алды. Һәр елны биредә өмә үткәрелә. Капкасына мәгънәле сүзләр – зират әдәпләре турында язып эленгән. Мондый элмә тактаны әле минем бер зиратта да күргәнем юк иде. Мәңгелек йортта булуның үз тәртипләре, үз кайгыйдәләре барлыгын һәркем белергә тиеш. Авыл чишмәләре дә каралган, ялт итеп тора. Монысына да Илсур әфәнденең  кулы тигән.

 Тагын бер игелекле эшкә аерым тукталып үтәсе килә.Әле шушы көннәрдә генә бездә  зурлап авыл көне уздырылды. Башлап йөрүчесе - кабат Илсур әфәнде.  Иң элек бизәлгән атлар белән күңелле итеп  бирнә җыйдылар. Бәйрәмне оештыруда мәдәният  хезмәткәрләре Зөлфия һәм Хәниф Тимербаевның, алып баручы,  авылыбыз горурлыгы- Рәсимә Әсретдинованың хезмәте дә күп керде. Бәйрәмне Шәмәрдән авыл җирлеге башлыгы Айдар Гәрәев ачып, халыкны бәйрәм белән котлады һәм иң изге теләкләрен җиткерде. Кибетләр гөрләп эшләде, балалар, өлкәннәр рәхәтләнеп уйнадылар, җырладылар, күңел ачтылар бу көнне. Бәйрәмгә Төмәннән, Чиләбедән дә кунаклар кайткан иде. Казан артистлары Алинә Даутова, Рамил Әсәдуллин чыгышлары ямь өстенә ямь булды. Үзешчәннәребез дә сынатмады. Бәйрәмгә килгән кунак­ларга клубта чәй табыны әзерләнгән иде. Кунаклар шунда сыйланды, бер-берсе белән гәп кордылар, истәлеккә күмәк фотога төштеләр. Бәйрәмне оештыручы Илсур әфәндегә олы рәхмәтләрен белдерделәр, киләсе елга да очрашырга вәгъдә биреп сау­буллаштылар. Менә шулай игелекле эшләре, изге  гамәлләре белән авыл  тарихында тирән эз калдыра Илсур  Гарифулла улы.Алга таба да эшләре уң булсын дип телибез.

Хөмәйрә Галиуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X