Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Килдебәкнең атаклы “докторы” Мәмдүхәтти

Безгә язалар

 Ул бездән олырак­лар­ны  да дәвалаган.  Без­нең бу­ынны  да  зур бә­ла­ләр­дән  коткарды.  Аны Мәм­дүхәтти дип  йөр­тәләр иде. Безнең  бу­ын  яланаяк йөреп үсте.  Аякка сабантуенда   һәм мәк­тәпкә барганда гы­на  киелә. Ә  аяк  астына беркайда да мендәр тү­шә­мәгәннәр. Те­ләсә  кая бәрелеп,  аяк бармагы  еш тая-тартыла  иде. Кыза­рып шешеп тә чыга. Авыр­туына түзәр хәл  юк. Менә шул  вакытта әни тиз  генә  яулыкка 2-3  йомырка бәйләп бирә, йә 10-15 тиен акча тоттыра. “Бар тиз генә Мәмдүхәттигә. Мин­нән  сәлам, үзеңнән рәхмәт әйтергә онытма”, – дип капкадан  чыгарып  җибәрә. Ярты сәгатьтән авызың ерылып өйгә кай­тып керәсең. Аяк  рәт­ләнгән.

  Монысын Килдебәкнең һәр баласы кичергәндер. Минеке белән катырагы булды.  Шомырт агачына менеп барганда егылып төшеп, кулым кәкрәеп,  сәер рәвештә катып  калды. Өйдә бер  кеше дә юк. Кичкә кадәр елап утырдым.  Эштән кайткач, әти мине (7 яшьлек  кызны) күтәреп, Мәмдүхәттигә алып  китте. Яп-якты өй­гә  килеп кердек. Өстәл  янын­да өч егет ашап  утыралар  иде. “Кызым, болар комбайнчы абыйларың. Сабадан ашлык  сукты­рыр­га килгәннәр. Ку­лың­ны рәтлим, тик елама,  яме. Абыйларың, Кил­де­бәк  кызлары  елак, дип кит­мәсеннәр”, – диде авыл “докторы”. Аннары кер  сабыны, бер тәлинкә җы­лымса  су  алып  килде. Кулын  сабынлый  да, минем бармакларны  әкрен генә  уа, тарта. Авырту басыла. Шуннан  соң әтигә ишек  алдыннан юкә кабыгы  кисеп  алып керергә  куш­ты. Аны икегә кисеп, кулымны бәйләп куйды. Ягъни шина  салды. “Буыннарын утырттым, тай­­ган  урыннары бетте. Беләзектән ике  сөяге дә сынган,  күчкән  иде. Турылап урнаштыр­дым. Ир­тәгә Сабага барып, гипс­латып кай­ты­­гыз инде”, –  диде Мәм­­­дүхәтти әтигә. Бардык  хастаха­нәгә, кара­дылар. “Мәм­дүхәтти әйт­­кәч, дөрес була ин­де”,– дип гипс белән ка­ты­рып та  куйдылар. Кул­ны 8 августта  сындыр­ган  идем, 21  көннән гипсны  алдылар. Дөрес  ялганган, бер чалыш җире дә юк  иде. Күрәсез, Мәмдүхәтти   рент­­ген да, ортопед та, хи­рург та булган. Хикмәт бит.

  Тагын бер вакыйганы   языйм әле. Әти  фермада эшли. Үгезләрне үл­чәп, трактор арбасына менгерәләр. Иткә оза­­тырга. Бер үгез үл­чәүдән  чыгаргач, арба­га  менәргә куйган  басма­га  сикерә дә, әти өс­тенә  килеп  төшә. Эш туктала. Аңсыз калган әтине өйгә алып кайтып  салдылар. Үлгән кеше кебек  ята,  селкенми дә. Ике сәгатьтән  соң гы­на ыңгыраша башлады. Фельдшер Гөлчәчәк апа: ”Янбашы  бик  каты шеш­кән, ничек тә Сабага  алып барырга  кирәк”,– диде. “Үлсәм, өемдә үләм, анда бармыйм”,– диде әти. Әни иртүк безгә бүлеп бирелгән 2 гектар борчак җирен  чабарга  чыгып   китә. Без әби белән өйдә. Берничә  көн­нән әни: “Кызым,  син дә бар әле. Пакуслар бик калын, тараткаларсың”,– диде. Кич эшне бетереп,  кайтып  киләбез.  Кибет  янында 4-5 ир-ат белән  авыз  ерып сөйләшеп тор­­ган әтине  күреп шак­каттык. Үз күзебезгә үзе­без  ышанмыйбыз. Болай булган: Мәмдүхәтти ки­беткә барган да, ачык түгеллеген  күргәч, безгә кергән. Ыңгырашып  яткан әтине  күреп, һаман  да шул сабын белән җылы  суны  кулына  алган.  Һәм бот төбеннән чыккан оча  сөяген урынына утыртып та куйган. Нигә башта ук аңа әйтмәгәнгә озак  үкендек әле.

Мәмдүхәтти күптән юк  инде. Әмма кылган из­ге гамәлләре халык хә­терендә.

Әминә  Усманова.

Иләбәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев