Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Кызын, улын яшьли югалткан

Чираттагы ак әбием Илә­бәр­дә башта яшәгән урам күр­шебез Фаукия апа. Миннән 12 яшькә зур ул үзе. Элек тә дуслар идек, хәзер дә шулай. Икенче йортка күчеп, аннан ерагайгач та, гел аралашып торабыз. Йә телефоннан сөйләшәбез, йә кара-каршы утырып.

Җәй көне җиләккә, көзен гөмбәгә берүзең  йөреп булмый. Иптәш, юлдаш кирәк. Андый вакытта Фаукия апага шалтыратам. Улы Фирдус ала. Аңа: “Әниең өйдә булса, гөмбәгә бара алмасмы икән?”– дим. “Барыр, бара”,– ди улы. Фаукия башлаган эшен читкә куеп, чыгып та китә. Фирдус гөмбәне бик ярата иде. Алып кайтсын гына! Килене Венера белән оныгы Диләрә “ә” дигәнче эшкәртеп тә куялар. Үземнекен алай тиз чистарта алмыйм. Уңганлыкларына кызыга  идем.
Җиләккә барырга яшьрәк­ләр­гә сүз салып карыйм. Исләре дә китми. “Капка төбендә үссә дә, чыгып җыймыйбыз”,– диләр. Тагын Фаукия апа кирәк. Җиләккә Калатауга менәбез. Мишәнең сайрак җиреннән су ерып чыгабыз. Бу элек. Хәзер алай түгел. Мишә аркылы салынган  күпердән генә йөрибез. Җәяү чыгасыңмы, машина беләнме – рәхим ит. Сабантуй үтә торган мәйданда утырып ял итәсеңме,  сусасаң Гөлфия чишәсеннән су эчәсеңме – барысы да уңайлы. Ни хикмәттер, йөрергә аяклар гына киреләнеп маташа. Тыпырдап торган Фаукия  апа да картаеп китте. Картаерлык та шул. Берничә ел элек кызы Фирдәвесне, күптән түгел улы Фирдус белән Венераны югалткан ана бит ул. Әле дә түзде, сыгылып төшмәде. Улы белән килененең фаҗигале үлеме авыл халкы өчен әйтеп бетергесез фаҗига булды. Юллар алып китәләр, башны харап итәләр, дип тикмәгә әйтмиләр шул. Әмма үзләренең бу фаҗигадә тамчы да гаепләре юк. Бик озак тернәкләнде Фаукия апа. Андый ачы хәсрәтне беркемгә дә күрсәтмәсен иде. Инде, Аллага шөкер, оныгы Диләрә бик эшчән, акыллы, ипле, ярдәмчел егет Динар белән кавышып, әбиләрен зурлап, кадер-хөрмәткә күмеп яшиләр. 
  Ап-ак чәчле, якты йөзле, ярдәм итәргә атлыгып торган һәм бөтен авыл кешеләре өчен кадерле Фаукия апабызга озын гомер телим. Аны әле җыясы җиләкләре, гөмбәләре көтә.
Әминә Усманова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев