Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Минем тәкъдим

Авыл – мәгълүмат чаралары өчен мәңгелек тема инде ул. Соңгы вакытта барлык газеталар авылларның таралуы, яшәргә кеше калмавы турында яза.

Хөкүмәтебез дә борчыла, төрле проектлар тәкъдим итеп карый,  фермер була алганнарга  булыша.  Кыскасы,  кайгырту  сизелә. Шунысы бар, һәркем дә фермер булып бетә алмый. Мин бу мәсьәләдә хәйран  уйлангач,  авылда  яшәүчеләргә пенсия яшен ирләргә – 60тан, хатын-кызларга 55тән билгеләргә  кирәк  дигән  фикергә  килдем. Мәсьәлә  уңай  хәл ителсә, иманым  камил,  пенсия  яшенә җитә башлагач,  шәһәргә киткәннәр  авылга  кайтачак. Ни дигәндә, Авыл – мәгълүмат  чаралары өчен мәңгелек тема инде  ул. йорты да исән-сау,  авыл тормышын  да белә. Кала  халкы кыш буена бер  көрәк  кар да  алып атмый (Казанда  яшәүче  абыйны да  мин шулай  битәрлим).  Ә  авыл  халкы ут  уйната, капка төбен дә  көри, юлын да  ача, бакчада эшли,  кышлык яшелчәсен дә  үстерә. Моннан ил икътисадына  зыян  килмәячәк.  Авыл ныгыячак, халык  саны  артачак. Бу  мәсьәләгә  вакытында  игътибар бирмәсәк, иртәгә  соңга  калуыбыз да бар.

Мәгъдәнур Гатауллин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев