Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Онытмыйлар, ярдәм итәләр

Апрель аенда Мәскәү янында немец-фашист илбасарларын тар-мар итү тулысынча төгәлләнгәнгә 70 ел тула.

Моннан җитмеш ел элек башкалага турыдан-туры янаган куркыныч бетерелсә дә, фашист самолетлары һава киңлекләрендә үзен иркен хис итә әле. Шуңа күрә 1942 елның 5 апрелендә һава һөҗүменә каршы торуның (ПВО) Мәскәү фронты булдырыла. Шулай итеп, ПВОга сугышчылар туплау өчен тарихта беренче мәртәбә кызларга да мобилизация игълан ителә. Бу хәлне әти-әниләр бик авыр кичерде, билгеле. Әти-әниләр ерак Оренбургта булганлыктан, мине генә озатучы булмады. Безне - беренче полк прожекторчыларын сугышка - һава һөҗүменнән саклау нокталарына илнең иң зур җитәкчеләре озатты. Чернышевск казармасында карантин үтеп, озын чәч толымнарын кистереп, форма кидерткәч, Кызыл мәйданга алып чыктылар. Кремль диварындагы трибунада Сталин, Каганович, Ворошилов, Буденный һәм башкалар бар иде. СССР Югары Советы Президиумы рәисе М.Калинин чыгыш ясады. Аның: "Кызлар, сезнең Ватанны саклауга керткән өлешегез беркайчан да онытылмас, тарих битләренә кертелер",- дигән сүзләрен үземә карата ихтирам тойган саен әле дә кабатлыйм.

(Дәвамын газетадан укый аласыз).

Тәскирә Бибарцева.

Саба.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Vatan