Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Тәкъдиреңә язылганны үзең генә сызып ташлый алмыйсың...

Теләче районы Баландыш авылында бик якын гаилә дустым Әминә Ваһап кызы Хәмидуллина яши. Аңа да 82 яшь. 1983 елда бик зур хәсрәт кичерде ул.

  Теләче районы Баландыш авылында бик якын гаилә дустым Әминә Ваһап кызы Хәмидуллина  яши. Аңа да 82 яшь. 1983 елда бик зур хәсрәт кичерде ул. Яшьнәп яшәр чагында ирен бакча сукалаганда ат тибеп үтерде. Әминә 3 кыз бала белән ялгыз торып калды. Әнисә, Гөлүсә, Нәфисә 3, 5, 7 нче сыйныфларда укыйлар иде. Менә шуннан башланды инде атасызлык газаплары! Ул елларда 25-30 сутый бакча тоту, мал-туар, кош-корт асрау, чалгы белән печән чабу, кул пычкысы белән утын кисү – бар да шушы балаларга эләкте. Һай, бу атасызлык! Аның ачысын үз башыннан кичкән кеше генә тулысынча аңлый ала. Бирешмәделәр кызлар. Өчесе дә бик тырыш, уңган булып үстеләр. Әнисә белән Гөлүсә Юлбат авылының уңган егетләренә кияүгә чыктылар. Ни кызганыч, икесенең дә ирләре яшьли вафат булды. Нәфисә Сатыш авылының булдыклы, акыллы егете Фәрхәткә тормышка чыкты. Инде сау-сәламәт булып, тигез генә яши күрсеннәр. hәр авылның бер үзенчәлеге була, диләр. Баландыштан безнең авылга килен булып килгән Дания, Илсөяр, Әлфиралар да бар әле. Аларның тырышлыкларына сокланам. Ишек алларына килеп керсәң- андагы матурлыкка, тәртипкә хушың китәрлек. Мал-туар мәшәкате дә бар бит әле. Баландыш кызларын берсен әйтеп берсен куярлык түгел, бар да - уңганнар. Әминәнең кызлары да аналарын бик тә хөрмәт итеп торалар. Ир-ат хезмәтен Фәрхәт башкара. Аларга карыйм да, үземнең әтисез чакларым искә төшә. Мин дә әтисез үскән сугыш чоры баласы бит. Бик күп авырлыклар, кимсенүләр күрергә туры килде. Нишлисең бит, тәкъдиреңә язылганны үзең генә сызып ташлый алмыйсың. Инде алга таба сугыш афәтләреннән Аллаһ сакласын. hәр гаилә тигез яшәсен, балалар ятимлек ачысын татымасыннар  иде.

Мәдинә Каюмова.

Сатыш авылы.

фото https://ru.freepik.com/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев