Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

ТАРАЛУЫНА ЮЛ КУЙМАСЛАР

Сугышка кадәр безнең Чулпыч авылында 80 хуҗалык булып 400дән артык кеше яшәгән. Аннары халык саны кими башлый. Күп ир-егетләр яу кырында ятып кала.

Узган  гасырның 70нче  еллар башында Чулпычта халык  саны 160 артмый. 2000 елда тагын ике тапкыр  кими. Туган авылымның таралып  килүенә  бик  борчыла   идем.   Хәзер  уңай  үзгәрешләрне   күреп   күңелем бераз тынычланып    килә.  Яшьләр гаилә  корып,  йортлар  салып, урамдагы буш  урыннарны җанландыра башладылар.  Иң  яхшысы – асфальт юл бар.  Авылыңа елның теләсә кайсы  фасылында машина белән капка төбенә кадәр кайтып керә алсаң,  яшәргә дә, эшләргә дә була. Чулпычтан  ерак түгел терлекчелек  комплексы  төзелеп  килүе  киләчәккә ышанычны тагын да ныгыта. Шу­ңа күрә яшьләр авылының таралуына  юл куймаслар дип уйлыйм. Гаиләңне яшә­тер­лек  эшне якыннан гына таба алганда, тормышларын авыл белән бәйләүчеләр  күбәер әле.

  Читтә гомер итүче  өлкән  яшьтәге  авылдашларыма да әйтер   сүзем бар: картайдык дип туып-үскән  якларга эзне суытмыйк. Уфтанмыйк, кайтып  йөрик. Ул-кызларыбыз, онык­ларыбыз, аларның балалары тыныч-мул тормышта бәхетле   яшәсеннәр  иде дип телик.

Мәгъдәнур Гатауллин.

Фото: https://pixabay.com | zoosnow

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев