Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Тарихчы, шәҗәрәче, мөгаллим

Сабалылар Равил Гомәровны укытучы буларак яхшы беләләр.

Ул 19 ел Саба мәктәбендә география фәненнән белем бирде. Аңа кадәр алты елдан артык Сатыш балаларын укыткан иде. Узган гасырның 60нчы еллары уртасында үзенең килеп чыгышы, җиде буын бабалары белән кызыксына башлап, нәсел шәҗәрәсен торгызды. Равил Гомәров - үзенең генә түгел, шактый гына башка сабалыларның да нәсел агачын "үстереп" биргән үзешчән тарихчы. Моның өчен ул Казандагы дәүләт архивларында да озак вакытлар эзләнде, кирәкле мәгълүматлар тапты, нәсел-ыру шәҗәрәләрен торгызып, оныкларына, оныкчыкларына тапшырды. Моның өчен кадерле вакытын да, архивларга түләгән, юл чыгымнарына да тоткан акчаларын фидакарьлек белән сарыф итте, кыскасы, игелекле эш башкарды. Аларның кайберләре турында без район газетасында укып-танышып бардык. Шулардан: "Олы гомерле Саба", "Горурланырлык якташыбыз", "Шәҗәрәләребезне барлар чак", "Архивларда яткан хәзинә", "Ком тавындагы энҗеләр" аеруча мөһим хезмәтләреннән. (Язманы тулысынча "Саба таңнары" газетыннан укый аласыз).

Сания Нурисламова.

Байлар Сабасы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X