Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Түкәр чишмәсе

Килегез сез чишмәләргә, Сусавыгыз басылыр. Түкәр чишмәсе сулары Бар чишмәдән татлыдыр... –

дип яза Урта Нырты авылында туып үскән үзешчән шагыйрәбез Сәрия Хафизова. Әйе, безнең “Түкәр” чишмәсенең татлы суын кемнәр генә эчеп үсмәгән. Заманында чишмә яны гөж килеп торган, әбиләребез яшь чакларында чиләк-көянтә күтәреп суга йөргән, уңган киленнәр кер чайкаган, чишмә суы кушылып аккан Мишә елгасында ир-атлар балык тотса, балалар чыр-чу килеп су коенган. Әмма соңгы вакытта чишмә суының кими баруы барыбызны да зур борчуга салды. Чишмәне кабат торгызырга теләк белдерүчеләр булса да, җиң сызганып эшкә алынучы юк иде. Дөрес, ул берничә ел элек бер төзекләндерелгән иде инде. Әмма аны кабаттан тәртипкә китерү кул хезмәте генә түгел, күпмедер чыгымнар да сорады. Шулай күрә торып чишмәбезне җиргә сеңдереп булмас дигән уй белән, югары һәм урта очта яшәүче ир-атларыбыз төзекләндерү эшләренә кереште. Һәм башкарып та чыктылар. Улагын да ныгын, тузмый торганын урнаштырдылар. Чишмә төзекләндерү - изге гамәл. Бу саваплы эшкә көчләре кергән асыл ир-егетләребез Хәмит Бикбаев, Фоат Кадыйров, Нәҗип Хафизов, Илсур Шакиров, Ринат Гайнетдинов, Данил Яруллинга авылдашлары гына түгел, әби-бабаларының рухлары да рәхмәт укып торадыр төсле хәзер. Эшләгән яхшылыклары үзләренә мең изгелек булып әйләнеп кайтсын иде, рәхмәт сезгә, егетләр! “Түкәр” чишмәсе авылыбызга аерым ямь биреп тора, куе таллар арасыннан челтерәп чыккан татлы суы тәнне дә, җанны да сихәтләндерә. Бүгенге көндә авылдашыбыз Хәмит Кашапов чишмә юлына кар төшерми, карап, чистартып тора. Чишмә яши икән, димәк, авыл да яши!

Венера Хуҗина, Урта Нырты авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев