Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Тукай урамында – бәйрәм

Шагыйрә Разыя апа Гарипова да чакырылган иде.

Китапханәче Әнисә Хафизова һәм авыл клубы мөдире Фәнүзә Фәйзетдинова Көек авылының Тукай урамында бөек шагыйрьнең тууына 125 ел тулуга багышлап бәйрәм оештырдылар. Бәйрәмдә Кызыл Мишә, Тимершык, Олы Шыңар авылларыннан килгән үзешчәннәр, мәктәп укучылары катнашты. Кичәгә шулай ук Тукай урамында уйнап үскән, хәзер Сабада яшәүче шагыйрә Разыя апа Гарипова да чакырылган иде. Аның Тукайга багышлап язылган шигырьләре алкышларга күмелде.

Әнисә Хафизова һәм Фәнүзә Фәйзетдинова Өлкәннәр ункөнлегендә дә Кызыл Мишә һәм Көек авылларында концерт тамаша оештырдылар. Халык үзешчән сәнгатьтә катнашучылар чыгышын, гаилә тормышы четереклекләре турындагы скетчларны яратып кабул итте.

Фирәис Нигъмәтҗанов.

Кызыл Мишә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев