Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

«УРЫН ТҮГЕЛ, ГАДЕЛЛЕК КИРӘК»

Исәнмесез, хөрмәтле редакциясе хезмәткәрләре. Мин- 62 яшен тутырып килүче өлкән буын вәкиле, газетагызны күп еллар укып килсәм дә, беренче тапкыр кулыма каләм алып хат юлладым. Чөнки газетагызда чыккан “Җиңәргә дип килгәннәр” дигән мәкалегез күңел яраларын кузгатты.

Чыннан да, районда “Өлкәннәр ункөнлеге”ндә төрле чаралар үткәрелде, оешма-предприятияләр, хуҗалыклар хәлләреннән килгәнчә элеккеге эшчеләренең бүләк рәвешендәме, акчалатамы, күңелләрен күрергә тырышты. Безгә дә бирделәр, рәхмәт җитәкчеләргә.

Дүрт ел инде Шәмәрдәндә дә өлкәннәр өчен спорт ярышлары оештыралар. Без дә, авыл әбиләре, тиз генә җыелып, 1 октябрь көнне шул ярышларга барабыз. Котлаулар, радио, телевидение, җыр-бию – барысы да югары дәрәҗәдә оештырыла, рәхәтләнеп күңел ачабыз. Өлкән буынның күңелен ачу өчен район хакимияте акча бүлеп бирәдер, һичшиксез. Ярышлар 4 этаптан тора. 60 тан узган әбиләр янабыз, пешәбез, тырышабыз, ярышабыз. Ә менә нәтиҗәләр чыгара башлагач, 1 яки 2 урын ел саен Шәмәрдәнгә бирелә, чөнки хөкемдарлар – үзләренеке. Сыбызгы да, секундомер да, нәтиҗәләрне теркәү өчен кәгазь белән каләм дә алар кулында, ничек телиләр шулай язалар. Чәй өстәлендә- үзебез пешергән ризыклар. Без быел бик гарьләнеп чәй дә эчмичә төштек, безгә урын кирәк түгел, гаделлек кирәк. Моннан соң без бу ярышта булмаячакбыз, ярыштырып тормыйча гына 1нче урынны кесәләренә салсыннар. Ә бүтән номинацияләргә балл куеп та тормыйлар.

Шуны оештыргач, жюрины Сабадан билгеләтеп буладыр бит инде. Былтыргылары онытылган иде инде, быел тагын яңарды яралар. Газетада басыгыз дип язуым түгел, әмма газета, радио зур көчкә ия. Бу кимчелекләргә нокта куелыр дип ышанабыз. Бу язмам белән кемне дә булса гаепләргә теләгем юк иде. Шушы бәйрәмдә 60ның өске ягындагы 50 әби катнашкан икән инде,шул акчаларның бер өлешен премия итеп, бер өлешенә чәй табыны әзерләп буладыр бит. Үзебезгә үзебез таба ризыгы пешереп сыйлану дөрес микән ул? Үземнең 800 сумга төшереп көне буе әзерләгән ферменный чәкчәгем бик җәл булды, әлбәттә. Бу язмам бер минем генә түгел, җыелышып фикерләшкән команда фикере.

Сәрия Хаҗиева,

Тимершык авылы.

Фото: Зөлфәт Галимов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев