Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Урысча «вообщем» булса, татарча «упшым» була инде

Матур сөйләм серләре турында хәбәрчебез уртаклаша

Безнең Чулпыч авылы турысыннан Йомгалак урманын кисеп чыккан юл бар. Бу юл урманны кварталларга бүлә. Безнең як халкы аны квартал дими, «туры фартал» дип кенә йөри. «Фартал» – үзебез өчен булса да, матур яңгырашлы ич!

Сугыштан соңгы еллар. Әниләр, әбиләр сөйләшә: «Фәлән кем фәлән шәһәрдә бик озак вәшпитәлдә ятып, тазарган, диләр». «Вәшпитәл» – госпиталь була инде.

«Фәлән кешенең муенын нимес пулясы склуч тишеп чыккан», – дип сөйләшәләр иде. «Сквозь» – үтәли тишеп чыккан була инде, ягъни. Ул кешене минем үземнең дә күргәнем булды. Муенының арткы ягы ямалган, алгы ягы тишек. Сөйләшергә кирәк булса, шул тишеккә баш бармагын тыгып томалый да, сөйләшә ала иде. Капламаса – сүзе чыкмый.

Тагын бер бик популяр сүз – «упшым». Анысы урысларның «вообщем» дигәненнән. Без, татарлар, «лучше» димибез. Бездә – «лутчы».

Аш-су осталарын бездә пешекче дип тә атыйлар. Пешекче дигәнче, пешерү остасы дип тә әйтеп була. Шулай да иң матуры – аш-су остасы. Пешегү белән пешекче – икесе дә бер юлдан йөрүчеләр ич. Пешегүнең ни икәнен артык авырлык җыйган кеше бик яхшы аңлый.

Иң көчле тынычландыру сүзе – Әлмәндәр картныкы: «Чурту-матыр!» Моннан да үтемлерәк итеп беркем дә әйтә алмас.

Мәгъдәнур Гатауллин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев