Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Хат ташучы Гөлнара

Хуҗасы акыллы мәгънәле кеше булса, йортта һәрвакыт тәртип, барысы да үз эшендә.

Почта элемтәсе  хезмәтен генә алыйк. Фәнил Ильясовтан  соң  почта элемтәсе хезмәтен  кабул итеп  алган Рафил Заһидуллин да эшнең асылына тиз төшенеп, кешеләргә ничек  яхшырак буласын өйрәнеп, халык ихтирамын яулап алды. Элекке җитәкченең  файдалы киңәшләрен бер дә исеннән  чыгармый  ул. Коллективны да тота белә. Хат ташучылар үз эшләрен кушылганча башкара. Мәсәлән Гөлнара  Мифтахова  2015 елдан намуслы  хезмәте белән кешеләрне куандыра. Газета-журналларның үз вакытында килүе дә шул хакта сөйли. Сабадагы берсеннән-берсе  озын ун  урам абунәчеләренә  хезмәт күрсәтә Гөл­нара  Рафаил кызы. Күпме юл   йөргәнен үзе генә  белә. Анысын әйтми дә, сиздерми дә. Матбугатка  яздыру вакытында да киңәшләрен бирә. “Менә бу газетаны алдырыгыз, анда мәгънәле язмалар күп басыла”,– дип ышандырырлык итеп   аңлата белә.

Гөлнара! Без  сине  хөрмәт итә­без, эшеңне таныйбыз, пенсия, мат­бугат таратканда аякларыңның тал­мавын телибез. Гомумән, Рафил Заһидуллин җитәкләгән коллек­тивтагыларның барысына  да   халыкка кирәкле изге-бәрәкәтле   эш­ләрендә уңышлар юлдаш булсын.

Мәгъдәнур Гатауллин.

Фото https://ru.freepik.com/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев