Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Якты хатирәләр калдырды

Хезмәттәшем, Эзмә урта мәктәбенең ветеран-укы­тучысы, соклангыч шәхес Гафифә Гайнетдин кызының вафаты турындагы хәбәрне ишеткәч, йөрәгем тибүдән туктагандай булды, хәлсез­ләнеп калдым. Кече яшь­тән нужаны күп күр­гән, мәктәбебезнең йөзек кашы булган, балаларга рус теле һәм әдәбиятыннан 40 елдан артык төпле белем биргән мөгаллимәбезне югалтуны бик авыр кичердем. Тарихта үзенең тирән эзен калдырган...

Хезмәттәшем, Эзмә урта мәктәбенең ветеран-укы­тучысы, соклангыч шәхес Гафифә Гайнетдин кызының вафаты турындагы хәбәрне ишеткәч, йөрәгем тибүдән туктагандай булды, хәлсез­ләнеп калдым. Кече яшь­тән нужаны күп күр­гән, мәктәбебезнең йөзек кашы булган, балаларга рус теле һәм әдәбиятыннан 40 елдан артык төпле белем биргән мөгаллимәбезне югалтуны бик авыр кичердем. Тарихта үзенең тирән эзен калдырган Бөек Ватан сугышы чоры баласы, михнәтле еллар турында ишетеп кенә белгән кеше түгел, ә тылда Җиңүне якынайту өчен барган көрәшнең тере шаһиты иде бит ул Гафифә. Өтернәс авылыннан изге яуга 59 кеше китә. Әле 30ы да тулмаган Гайнетдинне дә уңганлыгы белән абруй казанган Миң­зифа, 6 яшьлек улы Нурулланы, 4 яшьлек Гафифәне, төпчеге Исламны күкрәгенә кыскан хәлдә гомерлеккә озатып кала. Әтисез, ягарга утынсыз, иписез тормыш башлана. Әле ярый, әниләренә авыр эштә булышырга әзер торучы мең төрле һөнәр иясе Баһаветдин бабайлары тау-сау. Оныкларының кырыкмаса-кырык төрле сорауларына җавап эзләп мәш килә ул. Гафифә әнисенә булышудан арынган арада, кулына әлифба ала. Беренче сыйныфка барганда ул инде укый-яза белә, русча да сукалый башлый, укытучысының төп ярдәмчесе бу­лып­ китә. Аны укырга өйрәтергә, ариф­ме­тикадан булышырга сыйныфташларына беркетәләр. Шулай итеп, дәресләрдән соң мәктәп аларның йортына күчә.

(Дәвамын газета битләреннән укый аласыз)

Фәүзия Вахитова.

Эзмә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев