Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

ЯКТЫ УЙЛАР КАЛДЫ

Күптән түгел безгә Шәмәрдән бистәсендәге яңа салынган мәчеттә үткәрелгән Корбан ашында булырга туры килде.

Август аенда дөньяга аваз салган оныгыма багышлап үткәрелгән аш мәҗлесенә бик күп кунаклар җыелган идек. Без - имам-мөф­ти, мәзиннәр, мәчет карт­лары бергәләшеп алгы якта, ашъяулыклар җәеп, мөселманча утырыштык. Яңа туган сабыйга сәламәтлек, озын гомер теләп, ил-көнгә иминлек сорап догалар кылдык.

Тирә-юньгә нур чәчеп торган, шәмдәй чыршылар янына салынган яңа мәчеткә барыбыз да сок­ландык. Хәзер мәчетләр бик күп, аларда да булганым бар. Әмма әлеге яңа мәчеткә бу тирәдә тиңнәр юк, дигән фикердә кайттым. Мәчет имамнарының да мөгамәләсе килешле. Сөйләгән вәгазьләре, намазга дәшеп азан әйтүләре күңелдә җылы тәэсир калдырды. Шәмәр­дән бистәсе бик матурланган, бер типтагы мә­һабәт биналар, ике-өч катлы йортлар калкып чыккан. Асфальт юллар, юл буендагы зифа чыршылар күңелебездә якты уйлар калдырды.

Нурислам Галиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев