Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

ЯРДӘМЧЕЛ АВЫЛ

Кем уйлаган, ерак Әгерҗе районында туып-үсеп, калкулыклар арасындагы үзәнлектә урнашкан, матур табигатьле-инешле, чишмә-күлләре булган Юлбат авылының миһербанлы халкы белән якыннан танышырмын дип.

Аның сәбәбе шуннан тора- без Рәшит белән апалы-сеңелле  Казан кызларына өйләнеп, баҗайлар булдык. Кырык елга якын шул авылга кайтып йөрү гадәткә әйләнде. Бервакыт, шулай кич китәргә җыенгач, руль белән идарә итү валының алгы көпчәкләр белән кушылган урынында ватылуын сиздек, ә иртәгә бит эшкә чыгасы бар. Баҗай тиз генә ут-күршеләр булган Флүрә апа балалары -Мөнәвир, Булат,Талипларны аякка бастырды.Тегеләр авыл буйлап йөргәч, запас вал табып, янәшә клубта күңел ачкан дуслары белән ишек алдын тутырып, ут яктысында ярты төн буе маташканнан соң, безне юлга озаттылар.

Быел октябрь уртасында, каты авырудан соң, Рәшит якты дөньядан китеп барды. Янәдән авыл халкы ярдәмгә килде. Без кайтып җитүгә, мәрхүм Флүрә апа балалары, дистәләгән кешеләр кәбер казып, имамнар чакырып, баҗайны җирләп тә куйдылар. Туганыбыз Хәйдәр-Гөлнурлар гаиләсе кайткан кунакларны сыйлап, кайгыбызны уртаклашып калдылар. Коръән ашы- өчесе дә шуларда узды. Ә кайгы бер үзе генә йөрми шул, ярты айдан соң Рәшитнең тормыш иптәше Дания балдызны да авыл халкы гүргә иңдерде. Ә инде өчесен икенче туганыбыз Гөлчәчәк белән улы Алмазларда уздырдык.

Шул  авыр вакытларда ярдәм иткән авыл халкына, үзидарә рәисе Талип Шәмсиевка, Миннегали, Фаил хәзрәтләргә, авылдагы туганнарыбызга изгелекләре өчен рәхмәтебез зур.

Ә тәртипле, чиста зиратта әти-әнисе, абыйсы янәшәсендә яңа гына калыккан ике кабер моңсу гына ап-ак карлы кышны көтеп калгандай булды...

Наил Ясәвиев, Казан шәһәре. 

Фото: архив

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X