Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Югары Шытсу авылында Нәүрүз бәйрәме үтте

Ел да балалар белән авылның берәр урамыннан Нәүрүз бәйрәме өчен ярма җыябыз. Гармуннар уйнап, һәр кешегә кереп, Нәүрүз әйтеп, бәйрәмгә чакырабыз.

Авылдашлар ярма гына түгел, май, йомырка, конфет, печенье, җимешләр дә бирәләр. Аларның барысы да Нәүрүз көнне кулланыла. Бәйрәм көнне йомырканы суган кабыгына манып пешерәбез, ярмаларны, май, җимешләрне салып "дуслык боткасы" пешерелә, чәйгә коймак әзерлибез. Аннан балалар, авыл халкы, кайткан кунаклар белән төрле уеннар уйныйбыз, Кыш бабай белән Нәүрүзбикәне тапкырлыкта, җитезлектә сыныйбыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев