1 июнь 2021 яңалыклары
-
1 июнь - Балаларны яклау көне
Һәр бала яратуга, кайгыртуга һәм аңлауга мохтаҗ. Шуңа күрә дә җәмгыятьнең һәм барлык битараф булмаган кешеләрнең төп бурычы – балаларыбызны акыллы, тәртипле, мәгърифәтле һәм мәдәниятле итеп тәрбияләү. Балалар үзләрен якланган итеп хис итсеннәр һәм тормышта үз урыннарын тапсыннар өчен без - өлкәннәр барысын эшләргә тиеш. Һөнәрләре буенча яки йөрәкләре кушып, үз көчләрен һәм күңел җылысын балаларга һәм оныкларга биргән, аларны яраткан һәм аңлаган әти-әниләргә, әби-бабайларга, педагогларга һәм барлык кешеләргә рәхмәтләребез барып ирешсен.
-
Җаваплылыгы чикләнгән “Игенче” җәмгыятендә терлек азыгы әзерләү
Җаваплылыгы чикләнгән “Игенче” җәмгыятендә терлек азыгы әзерләү 26нчы майда, күп еллык үләннәрне урудан башланды. Хәзерге көнгә 8380 ц яшел масса траншеяларга салынды. Терлек азыгын хәзерләүгә: 2 Ягуар 810, 830 маркалы уру комбайны, 1 валкователь, 1 ворошитель, 3 самоход косилкасы, 1 тагылма косилка җәлеп ителде.