Җаваплылыгы чикләнгән “Игенче” җәмгыятендә терлек азыгы әзерләү
Район яңалыклары

Җаваплылыгы чикләнгән “Игенче” җәмгыятендә терлек азыгы әзерләү

Җаваплылыгы чикләнгән “Игенче” җәмгыятендә терлек азыгы әзерләү 26нчы майда, күп еллык үләннәрне урудан башланды. Хәзерге көнгә 8380 ц яшел масса траншеяларга салынды. Терлек азыгын хәзерләүгә: 2 Ягуар 810, 830 маркалы уру комбайны, 1 валкователь, 1 ворошитель, 3 самоход косилкасы, 1 тагылма косилка җәлеп ителде.

Эш ике сменада оештырылып тулы куәтенә бара. Алты Камаз шоферы бер туктаусыз ташып тора, 2 механизатор - К-702 hәм Т-150 тракторында массаны тыгызлап таптый.Кырда эшләүчеләрне, ике тапкыр кайнар ризык белән тукландыру оештырылган, хезмәтне саклау кагыйдәләре төгәл үтәлә.

Фото: saby.tatarstan.ru

Чыганак: saby.tatarstan.ru


Нет комментариев