1 июнь - Балаларны яклау көне
Һәр бала яратуга, кайгыртуга һәм аңлауга мохтаҗ. Шуңа күрә дә җәмгыятьнең һәм барлык битараф булмаган кешеләрнең төп бурычы – балаларыбызны акыллы, тәртипле, мәгърифәтле һәм мәдәниятле итеп тәрбияләү. Балалар үзләрен якланган итеп хис итсеннәр һәм тормышта үз урыннарын тапсыннар өчен без - өлкәннәр барысын эшләргә тиеш. Һөнәрләре буенча яки йөрәкләре кушып, үз көчләрен һәм күңел җылысын балаларга һәм оныкларга биргән, аларны яраткан һәм аңлаган әти-әниләргә, әби-бабайларга, педагогларга һәм барлык кешеләргә рәхмәтләребез барып ирешсен.
Бер бала да ятимлек ачысын татымасын, һәркайсы әти-әнисенең җылы кочагында сәламәт булып үссен, күк йөзебез аяз булсын.
Фото: atnya-rt.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев