1 июнь 2021 яңалыклары
-
Аз булсын, сыйфатлы булсын
Мул продукция алу өчен терлек азыгының күләменнән бигрәк сыйфаты мөһим.
-
Тенеки авыл клубында "Балачак - кунелле чак" дип исемләнгән бәйрәм чарасы
1нче июнь көнне Тенеки авыл клубында, традиция буенча, Балаларны яклау көненә багышланган "Балачак - кунелле чак" дип исемләнгән бәйрәм чарасы узды.
-
Тимершык авыл җирлеге территориясендә төзекләндерү эшләре
Тирә-якны төзекләндерү максатыннан Тимершык авыл җирлеге буенча иске йорт, каралты-кура сүтү эшләре даими үткәрелеп тора.
-
Саба районы спортчылары хатын-кызлар арасында өстәл теннисы буенча Россия континенталь чемпионатында җиңделәр
Саба муниципаль районы спортчылары 25нче майдан 30нчы майга кадәр Сиверский шәһәрендә үткән югары лига хатын-кызлар командалары арасында өстәл теннисы буенча Россия континенталь чемпионатында җиңүчеләр булдылар. Спортчыларны һәм аларның тренеры Исмаилов Хайём Фарход улын котлыйбыз һәм яңа җиңүләр телибез!
-
Татарстанлылар өчен Дубай һәм Кипрга турыдан-туры авиарейслар ачыла
Очышларга билет бәясе бер кешегә 2 250 сумнан башлана.
-
2 июньгә һава торышы
2 июньдә Татарстанда аязучан-болытлы һава торышы булачак. Көнчыгыш районнарда урыны белән яңгыр явачак. Төньяк-көнчыгыштан уртача тизлектә, урыны белән 15-16 метр тизлектә көчле җил исәчәк. Төнлә +5..+10˚, көндез +17..+22˚ градус.
-
Фәннур Галимов белән Сания Әхмәтҗанова «Балачак җыры» бәйгесе җиңүчеләре
«ШАЯН ТВ» каналы Татарстан Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән гамәлгә куелган «Балачак җыры» бәйгесендә җиңүчеләрне бүләкләде.
-
Оет авыл клубында "Бишек җырлары" дип исемләнгән тематик кичә
30нчы май көнне Оет авыл клубында "Бишек җырлары" дип исемләнгән тематик кичә үткәрелде. Чараның максаты: балаларны бишек, татар халык авыз иҗатының бер төре буларак бишек жырлары, аның төрләре белән таныштыру; туган телгә - ана телебезгә карата мәхәббәт хисе тәрбияләү, туган телнең матурлыгын тоярга өйрәтү иде. Чара барышында балаларны бишек, халкыбызның йөрәк түреннән чыккан җәүһәрләре - бишек җырлары белән таныштырдык, барыбыз бергә бишек җырлары җырладык.
-
Рөстәм Миңнеханов "Укучының мәдәни көндәлеге" республика мәдәни-белем бирү проектында җиңүчеләр белән очрашты
Чара Казан Кремлендә узды.
-
Татарстан халкының өчтән икесе үсмер чактан эшли башлауга уңай карый
Респондентларның 26 проценты балигълык яшенә җиткәнче эшкә урнашу хакында киңәш бирергә әзер түгел, калганнары җавап бирергә кыенсынган.
-
Татарстанда җиңел автомобиль юл читенә төшеп киткән һәм яна башлаган
Зыян күргән машина йөртүчене хастаханәгә озатканнар.
-
Татарстанда заманча яңа сугару системасы эшли башлады
1 июльдән 3 июльгә кадәр Татарстанда Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан кыр форматында оештырылган иң зур «АГРОВОЛГА-2021» күргәзмәсе узачак.
-
Татарстанда яңгыр көтелә һәм температура +21 градуска кадәр күтәреләчәк
Якын көннәрдә республика территориясенә төньяк-көнбатыштан күченүче антициклон йогынты ясаячак.
-
«Мы – за жизнь без табака» акциясе
31 май көнне Шәмәрдән мәдәният йорты белгечләре Г.Х.Садыйкова һәм Г.М.Әхмәтшина Бөтендөнья тәмәкесез көненә багышланган «Мы – за жизнь без табака» акциясе үткәрделәр. Акциянең төп максаты – кешеләрнең игътибарын тәмәке тарту проблемасына җәлеп итү. Барлык үтеп баручыларга буклетлар тараттылар, тәмәке тартуның кеше сәламәтлегенә нинди зыян китерүе турында сөйләделәр, һәм тәмәке тартучыларны бер көнгә генә булса да начар гадәттән тыелырга, ә тәмәке тартмаганнарны кулга алмаска өндәделәр. Акциядә иң актив катнашучылар, шар кабартып, үз үпкәләренең сәламәт күләмен тикшерергә ризалаштылар..
-
Саба балалар сәнгать мәктәбенең чыгарылыш сыйныф укучыларына таныклыклар тапшыру тантанасы
Саба балалар сәнгать мәктәбе укучылары өчен чираттагы уку елы ахырына якынлашты, димәк, аңа йомгак ясарга вакыт җитте. 31нче май көнне "Хөснулла һәм Аллаһияр Валиуллинар исемендәге Саба балалар сәнгать мәктәбе"ндә чыгарылыш кичәсе-сәнгать мәктәбен тәмамлаучыларга таныклыклар тапшыру тантанасы оештырылды. Быел балалар сәнгать мәктәбен 39 укучы тәмамлады. Район чараларында актив катнашкан укучыларның ата-аналарына рәхмәт хатлары тапшырылды.