Оет авыл клубында "Бишек җырлары" дип исемләнгән тематик кичә
Район яңалыклары

Оет авыл клубында "Бишек җырлары" дип исемләнгән тематик кичә

30нчы май көнне Оет авыл клубында "Бишек җырлары" дип исемләнгән тематик кичә үткәрелде. Чараның максаты: балаларны бишек, татар халык авыз иҗатының бер төре буларак бишек жырлары, аның төрләре белән таныштыру; туган телгә - ана телебезгә карата мәхәббәт хисе тәрбияләү, туган телнең матурлыгын тоярга өйрәтү иде. Чара барышында балаларны бишек, халкыбызның йөрәк түреннән чыккан җәүһәрләре - бишек җырлары белән таныштырдык, барыбыз бергә бишек җырлары җырладык.

Фото: rdk-saby.do.am

Чыганак: rdk-saby.do.am


Нет комментариев