Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Рөстәм Миңнеханов "Укучының мәдәни көндәлеге" республика мәдәни-белем бирү проектында җиңүчеләр белән очрашты

Чара Казан Кремлендә узды.

Искәртик, "Укучының мәдәни көндәлеге" проекты 2014 елдан ТР Мәдәният министрлыгы һәм ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов патронажында гамәлгә ашырыла.

Бүгенге очрашу барышында Рөстәм Миңнеханов барлык катнашучыларны Халыкара балаларны яклау көне белән котлады.

Ул шулай ук "Укучының мәдәни көндәлеге" проекты безнең республиканың бай мәдәниятен өйрәнү, яңа дуслар табу мөмкинлеген бирә, дип билгеләп үтте.

Рөстәм Миңнеханов проектта җиңүче балалар өчен Казан Кремле буенча экскурсия уздырды. Кунаклар Татарстан Президентының эш кабинетына керделәр, республика башлыгының эш урынына утырып карадылар һәм киштәләрдә торган күпсанлы фотосурәтләрне өйрәнделәр.

Балалар шулай ук балачакта Рөстәм Миңнехановның кем булырга теләве белән дә кызыксындылар.

Проектта җиңгән укучылар, үз чиратында, Татарстан Республикасы Президентын туган телләрендә - рус, татар, мари, чуаш телләрендә сәламләделәр.

Балалар Рөстәм Миңнехановка бүләк – "Укучының мәдәни көндәлеге" проектында катнашучыларның теләкләре һәм бәяләмәләре язылган китап-альбом тапшырдылар.

Исегезгә төшерәбез, быел "Укучының мәдәни көндәлеге" проектында 200 меңнән артык бала катнашты.

Көндәлек Татарстанның истәлекле урыннары, музейлар, китапханәләр һәм театрлар турында хикәяләр туплаган матур альбом. Уку елы дәвамында укучылар көндәлек битләрен тутыра,  биремнәрне үти һәм  музей, театр, китапханә һәм башка мәдәният учреждениеләренә бару турында язмалар ясый.

Фото: Рәсми Татарстан

Чыганак: Рәсми Татарстан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев