Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

«Мы – за жизнь без табака» акциясе

31 май көнне Шәмәрдән мәдәният йорты белгечләре Г.Х.Садыйкова һәм Г.М.Әхмәтшина Бөтендөнья тәмәкесез көненә багышланган «Мы – за жизнь без табака» акциясе үткәрделәр. Акциянең төп максаты – кешеләрнең игътибарын тәмәке тарту проблемасына җәлеп итү. Барлык үтеп баручыларга буклетлар тараттылар, тәмәке тартуның кеше сәламәтлегенә нинди зыян китерүе турында сөйләделәр, һәм тәмәке тартучыларны бер көнгә генә булса да начар гадәттән тыелырга, ә тәмәке тартмаганнарны кулга алмаска өндәделәр. Акциядә иң актив катнашучылар, шар кабартып, үз үпкәләренең сәламәт күләмен тикшерергә ризалаштылар..

Фото: rdk-saby.do.am

Чыганак: rdk-saby.do.am

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев