Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Аз булсын, сыйфатлы булсын

Мул продукция алу өчен терлек азыгының күләменнән бигрәк сыйфаты мөһим.

Бу хакта “Саба” җәмгыятенең “Кибәче” бүлекчәсендә “Лира Фарм” кампаниясе немец белгечләре белән берлектә авыл хуҗалыгы оешмалары җитәкчеләре һәм белгечләре өчен “Басу көне 2021” дип аталган семинар-киңәшмәдә аңлаттылар. Семинарда Татарстанннаң һәм күрше төбәкләрдән 80нән артык белгеч катнашты. Чара программасына теория һәм практика өлеше кертелгән иде. Чарада катнашучыларда 75% дымлылыктагы яшел масса катнашында бетон траншеяда сенаж әзерләүнең Германия технологиясе белән мастер-класс кызыксыну уятты. Шунда ук тәкъдим ителә торган технологиянең икътисадый нәтиҗәлелеге, аның ярдәмендә азык әзерләү һәм аны саклау шартлары турында катнашучыларны кызыксындырган сорауларга җаваплар бирделәр.

Бу хакта тулырак “Саба таңнары”нда укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев