Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстан халкының өчтән икесе үсмер чактан эшли башлауга уңай карый

Респондентларның 26 проценты балигълык яшенә җиткәнче эшкә урнашу хакында киңәш бирергә әзер түгел, калганнары җавап бирергә кыенсынган.

Татарстан халкының өчтән икесе диярлек (65 проценты) үз балаларына 18 яшькә җиткәнче үк эшли башлау турында киңәш бирергә әзер. Халыкара балаларны яклау көне алдыннан HeadHunter сервисы үткәргән сораштыруда шулай диелә.

Респондентларның 26 проценты балигълык яшенә җиткәнче эшкә урнашу хакында киңәш бирергә әзер түгел, калганнары җавап бирергә кыенсынган.

«Шул ук вакытта, татарстанлылар курьер яки волонтер эшен (җавапларның 57 проценты), ярдәмче, ассистент, стажер хезмәтен (56 процент) һәм игъланнар ябыштырып йөрүне (52 процент) яшүсмерләр өчен иң кулай эшләр рәтенә керткән», - дип искәртә сервис белгечләре.

Татарстанлылар мөстәкыйльлек һәм җаваплылык артуын, яңа күнекмәләр булдыруны, үз хезмәт хакың пәйда булуны үсмер чактан эшкә урнашуның төп өстенлекләре дип атаган. Күпләр шулай ук тормыш тәҗрибәсе барлыкка килүне һәм билгеле бер максатка акча туплау мөмкинлеген дә телгә алган. 

Фото: Александр Эшкинин

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев